Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли әдәбиятта яңа мөмкинлекләр ачкан иҗат


Язучы Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен 2010 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Теләсә кайсы милләтнең әдәби барышында, аның төрле чорларында, милли әдәбиятта үзгәрешләр китереп чыгарган, яңа киңлекләр ачкан язучылар бар. ХХ-ХХI гасыр чиге татар әдәбиятында шундый каләм осталарының берсе - Фоат Садриев.

Татар әдәбияты яңа үсеш сукмаклары эзләп шартлылык алымнарына күпләп мөрәҗәгать итә башлаган 1980–90 елларда «Таң җиле» романы (1993 елны дөнья күрә) реалистик юнәлештә яңа мөмкинлекләр ачып гаҗәпләндерде, аны яңа алымнар, яңа катламнар белән баетып була икәнлекне дәлилләде, нәкъ менә шушы юнәлештә иҗат итеп, әдәбиятта шәхсилек белән чикләнмәгән көчле характерлар тудыру, аларны гомумкешелек сыйфатларын калкытып типиклаштыру мөмкин булуны ассызыклады.

Роман 1980 елларда зур булмаган татар авылында исерек килеш кеше үтерү, авылның әлеге исерекне яклап калуы кебек көнкүрешебездә инде гадәтигә әйләнеп барган фаҗигане үзәккә куя, төп сюжет сызыгы итеп суза һәм шул материалда героинясы Нуриасманың хакыйкате җиңеп чыгуны раслый. Вакыйгалар үстерелеше үлем сәбәпләрен ачыклау, дөреслек белән ялган көрәшенә нигезләнә. Нуриасма исә – аның үзәгендә.

Шушы каршылык нигезендә язучы җәмгыятьтәге, хөкүмәттәге тәртипләрнең ялганга корылган булуын фаш итә. Күрше белән күрше, ир белән хатын яки ана белән ул, бер авылда яшәүче кешеләр арасында гына түгел, ялган ил белән идарә итүчеләрнең дә төп коралы икәнлекне ассызыклый.

Заманга хас типлар тудыручы
"Авылдан хатлар" китабының тышлыгы

«Таң җиле» романы тирәсендә бәхәсләр тынып өлгерми, яңа әсәр – «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясе (2002–2004) басыла башлый. Ул җентекләп тоталитар җәмгыять шартларында социализм идеалларына чын күңеленнән ышанган яшь кешенең партия эшенә килеп керүен һәм шушы системадагы бик күп кимчелекләр белән күзгә–күз очрашу, үзгәрү юлын тасвирлый, совет хөкүмәте җимерелгәннән соңгы милли чынбарлыкны тергезә. Автор совет, постсовет заманына һәм аның көчле, хөр кешене кол итү, сындыру идеологиясенә колачлы тәнкыйди бәя бирү максатын куйган.

Әсәрнең иң көчле ягы иҗтимагый тәнкыйть булып, автор тоталитар системаның төп сыйфатын – ирексезләү, хокуксызлыкны аерып чыгаруга, моны төрле элементларда кабатлап, башка сыйфатлардан калкытып куюга ирешә. Ирексезләүнең кайберәүләрне, карьера ясарга омтылган һәм эш күрсәтү мөмкинлекләре ягыннан чикләнгән, әхлакый аумакай кешеләрне – битлек кияргә мәҗбүр итүе (Шәвәлиев, Сөембикә һ.б.), көчле шәхесләрдән – башкаларны үз мәнфәгатьләрендә файдаланучы монстрлар ясавы (Арсланов, Гайса Баталов һ.б.), үзенең җирдәге миссиясен хезмәттә, башкаларга файда китерүдә күргәннәрне – җансыз тимергә, эш атына әйләндерүе (Хәйри, Мэлс Сабитов), романтикларны – сындырырга омтылуы (Ирек, Әхнәф Шәрифуллин), кешелеклеләрне – иманнарыннан ваз кичтерүе (Лотфулла Вафин) төрле ситуацияләрдә күрсәтелә, геройлар авызыннан тагын бер кат әйттерелеп барыла. Хәтта геройларның исемендә (мәсәлән, Ирек) шушы төп линия тагын бер кат ассызыклана.

Беренче әсәрдән аермалы буларак, романда публицистик башлангычның көчәюе үзен нык сиздерә. Уңай дулкында тудырылган төп герой автор позициясен, аның әхлакый идеалын «сөйләп», аңлатып бара. Әсәр тукымасында Ирекнең (авторның) уйланулары зур урын тота, алар герой көндәлегеннән өзекләр, хатлар белән тагын да зурайтыла. Әсәр нәкъ менә совет идеологиясенә карата тудырылган күзаллауны җимерү — демифологизация вазифасын башкаруы ягыннан кызык һәм әһәмиятле. Авторның бәясе күппланлы булуны, аның заманга хас типлар тудыру осталыгын һәм әсәрнең тел ягыннан матурлыгын билгеләп үтү кирәк.

Татар әдәбияты хакында сүз барганда, танылган прозаиклар мәйданнан китү белән бергә әдәбиятта ниндидер бушлык барлыкка килде, дигән караш очрап тора. Ләкин милли әдәбиятыбызда зур–зур романнар язарлык иҗат егәре булган, тәнкыйди юнәлешне әйдәп баручы, саф татарча матур, бай әдәби тел мөмкинлекләрен тулысынча файдалана белүче, милли әдәби традицияләрне яңа алымнар хисабына баету юнәлешендә тәҗрибәләре белән гаҗәпләндерүче Фоат Садриев иҗаты үзе генә дә талантларның саекмавы турында сөйли. Милли әдәбиятыбызда яңа мөмкинлекләр ачкан бу иҗат Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, шиксез, лаек.

Дания Заһидуллин, Казан университеты профессоры
XS
SM
MD
LG